Шыгырданское сельское поселение Батыревского районаОФИЦИАЛЬНЫЙ САЙТ
Орфографическая ошибка в тексте

Послать сообщение об ошибке автору?
Ваш браузер останется на той же странице.

Комментарий для автора (необязательно):

Спасибо! Ваше сообщение будет направленно администратору сайта, для его дальнейшей проверки и при необходимости, внесения изменений в материалы сайта.

Публикации » Мөфти Албир хәзрәт Кргановның Корбан гаете мөнәсәбәте илә бәйрәм тәбриге

24 октября 2012 г.

.

Бисмилләһир – Рахмәәнир –Рахиим! 
Чувашстан
Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзараты 
Корбан Гаете котлавы

   Мөхтәрәм Имам-хатыйблар, мөтәвәллият әгъзалары, газиз Мөселманнар! 
Әссәләмү алейкум вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ
   Диния Нәзараты һәм аңа табиг булган 50 дән артык мәхәллә һәм оешмалар исеменнән Сезне, барчагызны да, чын күңелдән Гайд-әл-Адха Корбан Гаете бәйрәме белән котлыйбыз, йөрәгебездән тәбриг итәбез. 
   К
үркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны (йолуны) ярлыкауна гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм Ислам динендә иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Мәккәгә хаҗ кылу тәмамлануны белдерүче әлеге изге көндә Чувашстан мөселманнары, бөтен дөнья мөселманнары кебек, Ислам диненең якыннарыңа булган мәхәббәт, гаделлек һәм әби-бабаларыбыз тоткан ислам диненә тугрылык кебек камил сыйфатларының тормышчанлыгын ассызыклап һәм шуның белән туган җиребездә Ислам динен тынычлык һәм игелек дине буларак раслап, борынгы Ибрахим.г.с.м .нән калган йоланы - корбан чалу йоласын үтиләр. 
   Бу-изге эш ва
җиб гамәлдер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.) үзенең бер хәдисендә : " Адәм баласына Корбан бәйрәме көнендә Аллаһка якынаю өчен корбан канын агызудан да сөеклерәк бер эш булмас”,- дигән. Үдхия корбаны, тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим (а.с.)нең гореф-гадәтен дәвам итеп, әҗере Сират күпереннән үтү һәм гөнаһларыбызның ярлыкануы өчен чалына. "Хаҗ” сүрәсендә һәр өммәткә корбан чалуның шәригать буенча кушылганлыгы әйтелә. Чынлыкта, корбанның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешми. Аллаһы Тәгалә. шушы сәбәп белән мөэминнәрнең бары тик тәкъвалыкларын һәм ниятләрен генә сыный. " Саффәт” сүрәсендә корбан чалу Аллаһның ризалыгына ирешү өчен әмер кылынган һәм шул әмергә буйсынучыга әҗер-сәваблар вәгъдә ителгән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.) әйткәне кебек: "Корбан чалучы кешегә һәрбер йон бөртеге өчен савап бирелә” ,- дигән сүзе әҗер-савап эзләүчеләргә бер мөмкинчелек булып торадыр. Аеруча Исмәгыйль (а.с.) нең вакыйгасы безгә бик гыйбрәтледер. ( Шушы көннәрдә) Коръән Кәрим сүзенә бинаән малы җиткән һәр мөселманга Хаҗ кылу фарыздыр. Аллаһның әмере, кушуы, боерыгы бу. Быелда Чувашиядән кардәшләребез һәзер Кәгъбәтулла Шәриф янда шушы фарызны үтиләр. Безгә дә һәммәбезгә Аллаһ Тәгалә насыйб итсә иде Үзенең һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)кунагы булып Хаҗга барырга. 
   Х
өрмәтле яшьләребезнең ата-аналары! Бозыклыклар белән булган шушы дөньяда балаларыбыз безнең өстебездә амәнәт икәнне онытмаса идек. Алар өчен без җаваплы. Тагын бер уйланып аларга дөрес тәрбия һәм ныклы белем, күңелләрендә мөкатдәс динебезгә хөрмәт тәрбияләргә кирәклеген онытмыйк. Урамнарда сәрхушлек, наркомания, бозыклык булган заманда, аларга дөрес юл күрсәтү олыларның турыдан-туры бурычы. Югыйсә, без - олылар-аларны харап итүче гаепле буын була күрмик. 
Изге гам
әлләребез бу дөньяда бәхеткә әверелеп, ахыйрәттә бер нур яктысы буларак безгә Җәннәт ишекләрен ачып керергә сәбәпче булса иде!

Тәшрик көннәре 

    Корбан бәйрәменең Гарафә көне, иртәнге намаздан башлап, дүртенче көннең икенде намазына кадәр 23 вакыт намазда, фарыздан соң ошбу тәкбирне уку ваҗибтыр:"Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хамд”. 

   Газиз дин-кардәшләребез!

    Шушы гаять кадерле көннәрдә ата-бабаларыбызның, якыннарыбызның каберләрен зиярат кылырга, туганнарыбызның, фәкыйрь вә мохтаҗларның, күршеләребезнең күңелләрен күрергә, бүләкләр биреп, иң тәмле нигъмәтләребез белән сыйлап, йөзләрен шатландырырга ашыгыйк. Я, Раббым, шушы изге вә сәваблы көннәрдә яңгыраган догаларыбыз һәркайсыбызга да барып ирешеп, күңелләргә күркәм сабырлык, иман вә шәфәгать нурлары өстәсә иде, төрле җирләрдә барган, миллионлаган дин кардәшләребез күңелләренә ачы хәсрәт салган сугыш афәтләрен бөтенләй туктатсаң, җир тетрәү, су басу вә ачлык галәмәтләрен күрсәтмәсәң иде.
   С
өекле дин-кардәшләребез! Барчагызны да Гайд-әл-Адха бәйрәме белән кайнар котлап, Чувашстан мөселманнары делегациясе миллионлаган кардәшләребез белән Хаҗдан, Кәгъбәтулла шәриф, Пәйгамбәребезнең рауза шәрифе яныннан Безләргә саулык-сәламәтлекләр теләп изге догада кылган хаҗлары вә догаларыбызны Аллаһ Раббыбыз кабул итсә иде. 
  М
әскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзараты Рәисе, Мөфти Альбир хәзрәт Крганов.

Источник: "Авангард" (газета Батыревского района)

Мой МирВКонтактеОдноклассники
Система управления контентом
429360 Чувашская Республика Батыревский района с.Шыгырдан, ул.Ленина, д.37
Телефон: 8(83532) 63-2-37
TopList Сводная статистика портала Яндекс.Метрика