Урмаевский территориальный отделОФИЦИАЛЬНЫЙ САЙТ
Орфографическая ошибка в тексте

Послать сообщение об ошибке автору?
Ваш браузер останется на той же странице.

Комментарий для автора (необязательно):

Спасибо! Ваше сообщение будет направленно администратору сайта, для его дальнейшей проверки и при необходимости, внесения изменений в материалы сайта.

Новости » Туган тел!

13:53 20 февраля 2020 г.

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да, без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле – ул, иң элек, аның мәдәнияте,тарихи көзгесе. 21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Тукай авыл китапханәсендә 6 сыйныф укучылары өчен “ И туган тел, и матур тел”- дигән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Эльмира Наиловна балаларны “Туган телем - газиз телем” - дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды, укучылар шагыйрьләребезнең туган тел турындагы тирән эчтәлекле шигырьләрен сөйләп, халкыбызның моңлы җырларын башкардылар. Укучылар китапханәче биргән барлык биремнәрнедә бик җитез чиштеләр. “Туган телен кадерләгән халык үзе дә кадерле булыр” – ди халык мәкале. Шуңа да туган телебезне саклау бүген безнең алда торган иң зур бурычларның берсе.Чөнки телебез бетсә, татар дигән милләт тә бетәчәк. Туган телебезне,милләтебезне саклау-безнең бурычыбыз. Туган телгә бер генә көн түгел, бөтен гомер бирелергә тиеш. Безнең тел үле тел түгел ул. Ул-яшәү теле. Без шул телдә уйларга, аңларга, аралашырга тиешбез. “Бүген минем туган телем үлә икән, мин үләргә әзер иртәгә”, - дигән Рәсүл Гамзатов. Туган тел – ул безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче аралашу телебез. Шуңа да саклыйк, хөрмәт итик, чит сүзләр белән буямыйк аны. Чара бик эчтәлекле һәм җанлы үтте. Ахырдан кичә Туган тел җыры белән тәмамланды.

УРМАЕВСКИЙ ТЕРРИТОРИАЛЬНЫЙ ОТДЕЛ

Мой МирВКонтактеОдноклассники

   
 

 

Система управления контентом
429153 Чувашская Республика, Комсомольский район, с.Урмаево, ул.Центральная, д.51
Телефон: 8(83539) 34-2-40
TopList Сводная статистика портала Яндекс.Метрика